Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт бала һәм аларның атасы янып үлгән

Коточкыч фаҗигадә әни кеше исән калган, ул пешеп бетсә дә, ут арасыннан чыга алган.

news_top_970_100
Дүрт бала һәм аларның атасы янып үлгән
https://38.mchs.gov.ru

Иркутск өлкәсендә янгын вакытында дүрт бала һәм аларның атасы һәлак булган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига шимбәгә каршы төндә була. Баргадай авылындагы шәхси йортта ут чыга. Янгын вакытында торак йорт бөтенләй янып беткән, ишегаллары да күмергә әверелгән. 422 квадрат метр мәйданда хәрабәләр генә калган.

Янгын турында төнге икенче ярты тирәсендә хәбәр итәләр. Коткаручылар килгәндә бөтен йорт һәм каралты-кура ут эчендә, күрше йортларга да ут күчү куркыныч була. Янгынны иртәнге алты тирәсендә генә сүндереп бетерәләр.

Ведомство хәбәр иткәнчә, йортта 41 яшьлек хатын, 40 яшьлек ир-ат була. Гаилә башлыгы, 6, 5, 4 яшьлек өч малай һәм 2 яшьлек кыз бала янып үлә. Әни кеше пешеп беткән, ул авыр хәлдә хастаханәдә. «Янгын турында соң хәбәр ителде. Коткаручылар килгәндә ут бөтен җирне чолгап алган иде. Шулай да хатын уттан чыгып котыла алган», диелә хәбәрдә. 

«Гаилә социаль яклау органнарында хисапта тора. Быел мартта йортны янгын куркынычсызлыгы ягыннан тикшерделәр. Әти-әни белән күп тапкыр аңлату эшләре алып барылды», — дип сөйли Иркутск өлкәсе буенча янгын күзәтчелеге дәүләт баш инспекторы урынбасары  Александр Кузнецов.

Янгын сәбәпләре ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100