Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала батканда олылар үз әйберләрен коткара». Давыл вакытында нәни малай үлә язган

18 яшьлек егет 8 яшьлек малайны судан алып чыккан.

news_top_970_100
«Бала батканда олылар үз әйберләрен коткара». Давыл вакытында нәни малай үлә язган
https://pixabay.com

Мәктәптә чыгарылыш сыйныфында укучы Богдан Евстафьев суга бата башлаган сабыйны коткарган.Новосибриск шәһәрендә давыл вакытында суга ташланырга курыкмаган бердәнбер кеше — шушы үсмер булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Новосибирск шәһәрендәге «Йолдыз» дигән пляжда ял иткәндә давыл чыга. Шул чакта бер хатынның баласы суга бата башлый. Ана ярдәм сорап кычкыра. Ә башка кешеләр исә үзләренең келәмнәре артыннан чаба, беркем дә балага ярдәм итәргә ашыкмый. 18 яшьлек Богдан тиз арада суга сикерә. Хәзер аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүләкләргә җыена.

26 майда Богдан Евстафьев сеңлесе Аня һәм әти-әнисе белән комлыкка кызынырга бара. Якында гына сусаклагыч күл була. Ул БДИ бирер алдыннан ял итеп алмакчы була. Кояш кыздыра, урамда 30 градус җылы булса да, су әле җылынып җитмәгән. Абыйлы-сеңелле туганнар су коенырга ашыкмый, алар кызынып ята. Кичке дүртләрдә һава торышы бозыла, давыл чыга, сусаклагыч өстендә дулкыннар барлыкка килә. Алар янына бер хатын йөгереп килә, ул елый.

«Бу хатын миннән йөзә беләсеңме дип сорады. Аның сигез яшьлек улы бата башлаган, бу хатын баласын коткаруны үтенде. Әни кеше үзе судан көч-хәл белән чыккан, әйләнә-тирәдә беркем дә калмаган. Мин суга сикердем, бала янына йөзеп бардым. Аннары малайны ярга алып чыктым», — ди Богдан.

Бала начар сулый, Богдан аңа ясалма сулыш алдыра тотына, тиздән табиблар килә. Алар баланы ашыгыч ярдәм белән алып китәләр.

«Давыл иде. Кешеләр келәмнәрен сакларга тырыша, комлыктан китәргә ашыгалар. Беркем дә беркемне дә коткарырга җыенмый. Мин дә беркемне дә коткарганым юк иде, мин физик яктан яхшы әзерлекле, көрәш белән шөгыльләнәм. Бизнес белән шөгыльләнергә җыенам. Коткарылган баланың анасы миңа WhatsApp аша язып, рәхмәт әйтте», — ди Богдан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100