Яман шештән дәваланучы актер Дмитрий Черных ковид-хастаханәдә үлгән | intertat.tatar

Яман шештән дәваланучы актер Дмитрий Черных ковид-хастаханәдә үлгән

Дмитрий Черных Пьер Ришар белән «Парижане» сериалында уйнаган иде.

5 майга каршы төндә Саратов актеры һәм шоумен Дмитрий Черных ковид-хастаханәдә вафат булган. Аңа 59 яшь иде. Бу турыда аның дусты, хезмәттәше Виталий Скородумов социаль челтәрләрдә язган.

«Төнлә Дмитрий Евгеньевич Черных вафат булды», — дип яза ул.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, Черных ковид-хастаханәдә яткан. Ул коронавирус белнә авырган, онкологиядән дәваланган. Шулай итеп аны организмы бик хәлсезләнгән. Табиблар тырышлыгына карамастан, кызганычка каршы, актер вафат булган.

Дмитрий Черных Пьер Ришар белән «Парижане» сериалында, шулай ук «Воротилы» фильмнарындагы рольләре белән таныш.