news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Физкультура укытучысы кыйнаган укучы малайның баш мие селкенгән, күкрәге бәрелгән

Дәрес вакытында укытучы үсмер малайга сукканын видеога төшереп алганнар.

news_top
Физкультура укытучысы кыйнаган укучы малайның баш мие селкенгән, күкрәге бәрелгән

Якутиянең Хангаласск районындагы мәктәпләрнең берсендә укучы малайны физкультура укытучысы кыйнаган. Моны шаһитлар видеога төшереп алган. Әлеге кадрлар буенча тикшерү эшләре башланган. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

14 апрельдә физкультура дәресе вакытында укытучы ир-ат укучы малайга суга. Тик әлеге вакыйга турында хәзер генә билгеле була.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, үсмер малай медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Документларда теркәлгәнчә, баланың баш мие селкенгән, күкрәк читлеге бәрелгән. Табиб аңа амбулаториядә дәвалау билгеләгән.

«Тикшерү чаралары кысаларында әлеге фактның чынлыгы тикшерелә, расланган очракта, педагогның гамәлләренә җинаять-процессуаль закон буенча бәя биреләчәк», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар