Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Познер яман шеш белән авырган әтисенең «бушлыкта» вафат булуын сөйләде

«Бәхеткә, ул самолетта вафат булды, чөнки аны коткару мөмкин түгел иде. Ул газапланып кына ятар иде», ди Познер.

news_top_970_100
Познер яман шеш белән авырган әтисенең «бушлыкта» вафат булуын сөйләде

«Россия 1» каналында «Кеше язмышы» тапшыруына тележурналист Владимир Познер чакырылган иде. Ул әтисе — көнчыгыш белгече Павел Познерның ничек вафат булганын сөйләде.

Познерның әтисе «Белое солнце пустыни» фильмы өчен эксперименталь иҗади киностудияне төзегән. Студиядә хезмәт хакы АКШтагы принциплардан чыгып — керткән өлешкә карап бәяләнгән. Бу совет принциплары буенча яшәгән җитәкчеләргә ошамый. Студияне ябалар. Познерның әтисе, үзен эштә калырга үгетләрләр дип уйлап, китү турында гариза яза. Аны берсүзсез эштән җибәрәләр. Моны күтәрә алмыйча, ул инфаркт кичерә.

Соңрак аның канында яман шеш ачыклана. Аңа Мәскәүдә аерым палата әзерлиләр. Әмма ул Париждан Мәскәүгә самолетта очканда һавада вафат була.

«Бәхеткә, ул самолетта вафат булды, чөнки аны коткару мөмкин түгел иде. Ул газапланып кына ятар иде», — ди Познер әтисе турында.

Шул рәвешчә. Познер әтисенең «бушлыкта» үлүе хакында әйтә. «Шулай килеп чыкты — ул бушлыкта үлде», — ди тележурналист.

Познер шулай ук үзенең бердәнбер кызы Екатерина турында да сөйләде. Ул кызына 3 яшь булган чагында, начар ашаганына ачуы килеп, кызына сукканын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100