Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унбиш яшьлек кыз ут капкан йорттан энесе белән сеңлесен алып чыккан

Бурятия өлкәсендә яшәүче Ксения Доноева батырлык үрнәге күрсәткән.

news_top_970_100
Унбиш яшьлек кыз ут капкан йорттан энесе белән сеңлесен алып чыккан
Бурятия буенча Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр республика агентлыгы

2 апрельдә иртәнге якта Бурятиянең Енгорбой авылында янгын була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Күп балалы хатын Эльвира Доноева өйдән биш минутка гына чыгып киткән була. Шул арада янгын башлана, ишекләрдән кара төтен ургыла. Әни кеше өйгә кире керә алмый.

«Янгын! Өй яна. Балалар, тизрәк чыгыгыз», — дип кычкыра ул.

Әнисе кычкырган тавышка кызы — унбиш яшьлек Ксения уяна. Ул караваттан сикереп тора, бүлмәдән чыга. Бу вакытта кәнәфи янып ята, бөтен өйгә төтен тула. Ксения ун яшьлек сеңлесе Ариананы һәм ике яшьлек энесе Баян-Жаргалны коткару турында уйлый.

«Энем минем янда йоклый иде. Мине аны йоклаган килеш йолкып алдым, урамга йөгереп чыктым, баланы әнигә бирдем. Сеңлем башка бүлмәдә утыра иде, мин кире өйгә кердем. Сеңлемне эзләп таптым, тик ишек аша чыгып булмады. Бар да яна иде инде. Мин Ариананы күтәргән килеш кабат бүлмәгә кердем һәм тәрәзәдән чыктым», — дип сөйли батыр кыз.

Балалар чыгып котылгач, берничә мизгелдән соң өй шырпы кебек дөрләп яна башлый. Янгын сүндерүчеләр килгәнче бар да янып бетә. Нигез белән мич торбасы гына тырпаеп кала.

Хәзер балалар туганнарында яши, аларга күршеләре дә ярдәм итә. Өч бала анасы Эльвира үзе китапханәдә эшли. Акчалары да күп түгел. Хәзер алар бабайларының иске йортына күченергә җыена.

«Кызганыч, йортыбыз янып бетте. Балалар исән-сау, шунысы мөһим. Ксениянең батырлыгына гаҗәпләнмәдем. Ул гел шундый, һәрвакытта да миңа балаларны карашырга ярдәм итә», — дип сөйли Эльвира.

Әлеге фаҗига янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгәнгә килеп чыккан булуы ихтимал. Ягып җылытыла торган мич янында җиңел янып китә торган предметлар булган. Бу турыда Бурятия буенча Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр республика агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100