news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда коточкыч авариядә өч кеше һәлак булган

Трассада зур йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешкән.

news_top

Бүген көндезге өчләр тирәсендә Яшел Үзән районында Сафоново-Помары юлының 14нче километрында коточкыч авария була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» машинасы каршы як полосага чыга һәм «Скания» йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешә. «Лада» белән 42 яшьлек ир-ат идарә итә.

Шаһитлар төшереп алган видео кадрларыннан күренгәчә, йөк машинасы юлга аркылы диярлек баскан. Җиңел автомобиль юл кырыена төшеп киткән. «Логистика үзәгеннән соң... Анда мәетләр», — ди видеоны төшерүче кеше.

«Авариядә җиңел машинаның йөртүчесе, 39 һәм 29 яшьлек ике пассажиры һәлак булды», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар