Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер кызлар лайк җыю өчен йортларга ут төртеп йөргән

Балалар өй уртасында учак яндырганнарын видеога төшереп, социаль челтәргә куеп барган.

news_top_970_100
Үсмер кызлар лайк җыю өчен йортларга ут төртеп йөргән
https://pixabay.com/

Красноярск өлкәсендә йортларга ут төртеп йөрүче кызларны тотканнар. Нәни пироманнар үзләре яндырган корылмаларны видеога төшереп, интернетка куеп барган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Кызлар эшсезлектән интегеп йөри. Алар социаль челтәрләрдә лайк җыю өчен, иске йортлар эченә кереп, тар-мар китереп, ут төртеп яндыралар. Балалар хуҗасы сирәк килә торган ярым җимерек корылмаларны сайлап ала. Шунда кереп пыялаларны ваталар, җиһазларны җимерәләр. Аннары янгын ясап чыгып китәләр.

Бу кызлар әлеге хәлне тыныч кына видеога төшереп тора һәм хисапны социаль челтәрдәге сәхифәләренә куя. Кызлар моның белән мактана, ут төртүдә зур тәҗрибә җыюларын сөйлиләр.

Видео кадрларыннан күренгәчә, кызлар өй уртасында учак яндыралар, тәрәзә пәрдәләрен йолкып төшереп утка салалар, җырлый-җырлый начарлык эшлиләр. 

«Ни өчен шулай эшлибезме? Кайф өчен», — дип сөйли бер кыз камерага карап.

Хәзер бу кызлар белән тикшерүчеләр аралаша, аларга чит кеше милеген бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100