Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Битва экстрасенсов» алып баручысы, иллюзионист Сергей Сафронов яман шеш белән авырый

Фокусчыда лимфа системасында онкологияне диспансеризация вакытында тапканнар.

news_top_970_100
«Битва экстрасенсов» алып баручысы, иллюзионист Сергей Сафронов яман шеш белән авырый
https://pixabay.com

Иллюзионист, «Битва экстрасенсов» тамашасының экс-алып баручысы Сергей Сафронов яман шеш белән авыруын әйткән. Аның лимфа системасында рак булуы ачыкланган. Калкансыман бизен тикшергән чакта, зур шеш табылган, аңа биопсия ясаганнар һәм яман шеш икәнен әйткәннәр. Бу турыда StarHit. хәбәр итә.

«Миндә лимфома. Беренче-икенче стадия дип язылган», — ди Сафронов.

Былтыр декабрьдә иллюзионист абыйлы-энеле өч туган берьюлы хастаханәгә эләккән. Ул вакытта РЕН ТВ ачыклаганча, Сергейда яман шеш, Андрей белән Ильяда гастрит булган.

38 яшьлек Сергей Сафроновка диагнозын шунда ук әйтмәгәннәр. Башта хатынына һәм туганнарына аңлатканнар. Аннары Сергей үзе барысын да аңлап алган. Сергей химия терапиясен гади хастаханәдә уза. 

«Табиб дәвалап булмау ихтималы зур булуын әйтте. Түләүсез дәваланам, дәүләт клиникасында. Шул бер үк даруларны кайда салсалар да ярый бит. Миллионнар сарыф итү дөрес түгел дип саный, миннән тузанны өреп тору кирәкми, башымда таҗ юк», — ди Сергей.

«Мин башта берни сизмәдем, ләкин аннары симптомнар булды инде: тамак төбендә төер кебек, сулыш алу кыенлашты, тирли башладым. Норма кебек иде, мин аңа ияләшкән идем», — ди Сергей.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100