Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда авыл мәктәбенең түбәсе ишелгән

Кызыл Башкортстан авылында вакыйганы прокуратура тикшерә.

news_top_970_100
Башкортстанда авыл мәктәбенең түбәсе ишелгән
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты

Башкортстанның Кызыл Башкортстан авылы мәктәбенең түбәсе 5 мартта кичке биш тирәсендә ишелеп төшкән. Укучылар һәм укытучылар бу вакытта мәктәптә булган. Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән. Түшәм җимерелгән кабинетта балалар булмый. Әбҗәлил районы прокуратурасы әлеге вакыйганы тикшерә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Зыян күрүчеләр һәм имгәнүчеләр юк. Укучыларны балалар бакчасы бинасына күчергәннәр», — дип сөйләгәннәр прокуратурада.

Белем бирү процессы, шул исәптән муниципаль биналарны уку елына әзерләү процессы вакытында имин шартлар оештыруны тәэмин итүгә хокукый бәя биреләчәк.

Мәктәп бинасы 1970 елларда төзелгән. Анда 1-9 сыйныфларда 90 укучы белем алган.

6 мартта Магнитогорск шәһәре белгечләре экспертиза ясарга килә. Шуннан соң ремонт турында карар кабул ителәчәк.

Әбҗәлил районы администрациясе белешмәсе буенча, бинада тимер-бетон аралыклар ишелеп төшкән. Урынга хакимият җитәкчелеге барган.

Әлегә башлангыч сыйныфларны балалар бакчасы бинасында ике сменага бүлеп укытачаклар. 6-9 сыйныф укучылары мәктәпнең җимерелми калган өлешендә белем алачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100