Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер егет унҗиде елдан соң үз әнисен эзләп тапкан

Табиблар сабыйның үлүен әйткәч, яшь әни бала тудыру йортыннан чыгып качкан, улының мәетен дә сорап алмаган.

news_top_970_100
Үсмер егет унҗиде елдан соң үз әнисен эзләп тапкан
https://pixabay.com/

Пермьдә яшәүче ике гаилә язмышы турында НТВ каналында сөйләштеләр. «ДНК» тапшыруында 17 ел элек булган вакыйгаларга ачыклык кертергә тырыштылар.

17 яшьлек егет биологик әти-әнисен эзли. Ул көллияттә укый. Аны тәрбиягә алган хатын сүзләренчә, бу бала тугач та, дүрт көннән соң әнисе баладан баш тарту турында гариза язган.

Тапшыру барышында чын әни кешенең баласын үлгән дип исәпләве ачыкланды. Бу хатын белән 17 яшьлек егетнең туганнар булуы ДНК-тест ярдәмендә расланды.

Егетне тәрбиягә алган хатынның үзенең нарасый кызы үлә. Шуннан соң ул балалар йортыннан сабый ала. Башта бу малайга куркыныч диагноз куялар. Мөгаен шуңа күрә 17 ел элек аны үз анасына «үлде» дип әйткәннәрдер.

Биологик ана әлеге егетнең үз баласы булуына башта ышанмый. Ләкин егетне күргәч тә ул аңын югалта. Егет хатынның әтисенә бик тә охшаган булып чыга.

Аңына килгәч, бу хатын чыннан да 17 ел элек ир бала табуын сөйли. Ләкин табиблар баланың үлеме турында хәбәр итә. Моны ишеткәч, хатын бик борчыла. Ул бала тудыру йортыннан халат һәм башмак кигән килеш кенә чыгып кача. Хәзер бу хатын үзен гаепли, мәгълүматны тикшермәвенә, нарасыйның мәетен сорап алмавына үкенә.

Тапшырудан соң бу гаиләләр аралаша башлаган. Бу турыда «АиФ» сайты язды. Хәзер 17 яшьлек егетнең ике әнисе, абыйлары һәм сеңелләре бар. Чын әтисе исә берничә ел элек вафат булган.

Әнисен тапкан егет тизрәк баерга һәм бөтен туганнары бергә яшәр өчен зур йорт салырга тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100