news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үз гомерендә өч тапкыр яман шешне җиңгән 17 яшьлек кыз коронавирустан үлгән

Мәрхүмәнең әти-әнисе коронавирус онкологиядән яманрак дип белдерә.

news_top
Үз гомерендә өч тапкыр яман шешне җиңгән 17 яшьлек кыз коронавирустан үлгән
https://pixabay.com

Амириканың Канзас-Сити шәһәрендә яшәүче кыз бала коронавирус авыруын җиңә алмаган. Ул COVID-19 авыруыннан соң өзлегүләрдән вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Эслен Деке исемле кызга дүрт яшь булган чакта аңа лимфобластлы лейкоз диагнозы куялар. Фаразлар яхшы булмаса да, бала авыруны җиңә, ул дүрт ел химия терапиясе уза, аңа арка мие күчереп утырталар.

Шул вакыт эчендә аның организмында өч тапкыр төрле яман шешләр була.

Узган ел ноябрьдә исә 17 яшьлек Деке коронавирус белән авырый башлый. Аның халәте бик тиз начарлана, ике атна эчендә ул хастаханәгә эләгә. Ай ярым чамасы реанимациядә яткач, кыз вафат була. Аның үпкәләре бик нык зарарланган.

Кызның әти-әнисе сүзләренчә, коронавирус яман шештән начаррак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар