news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Минзәлә районындагы янгында әти кеше һәм аның биш, унбиш яшьлек ике улы һәлак булган (видео)

Воровский исемендәге совхоздагы янгында өч кеше үлгән дип хәбәр итә "Татар-информ".

news_top
Минзәлә районындагы янгында әти кеше һәм аның биш, унбиш яшьлек ике улы һәлак булган (видео)
Янгын турында хәбәр 112 хезмәтенә 7.12 сәгатьтә килә. Коткаручылар килгәндә йортны ялкын чорнап алган була. Янгын сүндерүчеләр эшкә керешкәнче үк түшәм ишелеп төшә. 

Янгынны тәрәзәләрдән су сиптереп сүндерәләр. Тугыз минут дигәндә ут сүнә. МЧС өч кешенең гәүдәсен таба. Алар - 42 яшьлек ир һәм аның биш һәм унбиш яшьлек уллары. 

Гаилә тәртипле рәвеш алып барган дип хәбәр итә МЧС. Әти кеше тартмаган, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаган, Чаллыда эшләгән.


 

Хәзер тикшерүчеләр янгынның сәбәпләрен ачыклый. Янгын электр җиһазларының төзек булмавыннан килеп чыккан дигән фараз бар. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар