Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөйгән егете кыйнагач, йөкле хатын чукракланган

Элеккеге егете бу кызның корсагына аяклары белән тибә, башына йодрыклары белән суга, чәченнән йолкып ала.

news_top_970_100
Сөйгән егете кыйнагач, йөкле хатын чукракланган
https://pixabay.com

Мәскәүдә йөкле кызны элеккеге сөйгән егете кыйнап ташлаган. Шуннан соң бу кыз ишетми башлаган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Вакыйга 18 ноябрьдә Голубинская урамында була. 25 яшьлек кыз 8 атна йөкле. Ул туганнарына кунакка килә. Шул чакта аңа элеккеге егете шалтырата башлый. Алар инде күптән аерылышкан булган. Егет исә кыздан аңлату таләп итә, ни сәбәпле аерылышканнарын ачыкламакчы була.

Егет кызның кайда булуын ачыклый һәм бирегә килә. Ул йөкле кызны кыйный башлый, корсагына аяклары белән типкәли, башына йодрыклары белән суга. Егет кызның чәченнән сөйрәп ала һәм колагына суга. Шуннан соң кыз полиция чакырыр дип куркып, егет качып китә.

Кызны табиблар карый. Аның колак барабаны ярылуы ачыклана. Кызның акчасы булмау сәбәпле, ул дәвалану өчен акча таләп итеп кыйнаучы егеткә мөрәҗәгать итә. Тик егет ярдәм итүдән дә баш тарта.

Бу эшне хокук саклаучылар тикшерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100