Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кабыргасын, үпкәсен кистеләр». Башкортстанда 3 ел яман шеш белән көрәшкән бала вафат

Владимир Познер да Башкортстанда яшәүче 8 яшьлек Ярославка ярдәм итәргә үтееч белән мөрәҗәгать иткән иде.

news_top_970_100
«Кабыргасын, үпкәсен кистеләр». Башкортстанда 3 ел яман шеш белән көрәшкән бала вафат
https://pixabay.com

Башкортстанның Белорет шәһәрендә яшәүче 8 яшьлек Ярослав Антошкин 30 ноябрьдә вафат булган. Аңа табиблар «Юинг саркомасы» диагнозы куйган иде. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.

Ярослав авыру белән өч ел көрәшә, аңа егермедән артык химия терапиясе курсы ясыйлар, нурланыш терапиясе берничә тапкыр була, 2019 елның сентябрендә аның өч кабыргасын һәм үпкәсенең бер өлешен кисеп алалар. Малайның гомерен саклап калу өчен төрле илләрдәге табиблар тырыша, бик күп кешеләр баланы дәвалау өчен акча җыярга ярдәм итә. 

«Юинг саркомасы» диагнозын малайга биш яшь алты ай булганда куялар. 2018 елның маеннан ул дәвалана башлый. 2019 елның мартында Ярославны хастаханәдән чыгаралар, аның авыруы ремиссиядә була. «Яман шеш китте», дип сөенәләр. Быел Ярослав беренче сыйныфка укырга керә, тик ул ике ай гына укырга өлгерә. Баланың кабат температурасы күтәрелә, ул авырый башлый.

Юинг саркомасы вакытында сөяк скелетына яман шеш үсә. Ул бик агрессив булып санала. Вакытында дәвалаган очракта, метастазлар киткән пациентларның да 30 проценты гына терелә. Кайсыбер очракларда авыруларның 50 процентын да терелтәләр.

Дөньядагы берничә клиникада Ярославны дәвалау уңышлы булмагач, аны Сеул госпиталенә чакыралар. Малай һәм аның анасына ярдәм өчен хәйриягә кушылырга Владимир Познер да өнди.

Август азагында дәвалау төгәлләнә. Ләкин кисәк кенә прогрессия башлана, табиблар үзләренең көчсезлеген аңлап ала. Шуннан соң табиб баланың анасына тизрәк туган илгә кайтырга киңәш бирә. 8 яшьлек Ярослав соңгы көннәрен Белорет шәһәрендәге балалар хастаханәсендә уздыра, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100