Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыл буйлап куып йөрделәр». Ир, хатын, аларның кызын үтереп, мәетләрен яндырганнар

Күршеләре ат асрый башлагач, мәрхүмнәр сасы искә зарланган булган.

news_top_970_100
«Авыл буйлап куып йөрделәр». Ир, хатын, аларның кызын үтереп, мәетләрен яндырганнар
https://mosobl.sledcom.ru

Мәскәү өлкәсендәге Волоколамск шәһәре янындагы «Малахит» бакчачылык ширкәтендә ир белән хатынны һәм аларның 16 яшьлек кызын үтергәннәр. Бакчачылык ширкәтендәге бер йортта янгыннан соң калган хәрабәләр арасында өч мәет табыла. Өй янындагы машина да янган. Аның кузовында аткан эзләр дә була. Бу турыда 4 декабрьдә РИА Новости хәбәр итте.

Мәрхүмнәр Мәскәүдә яши. Якынча белешмә буенча, бу кешеләр берничә көн элек шәһәрдән бакча йортына китә һәм элемтәгә чыгудан туктый. Бу турыда РИА Новости агентлыгына Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий сөйләгән.

Әлеге гаилә һәм аларның күршеләре арасында күптәнге низаг була. Биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, «бандитлар корбаннары артыннан бистә буйлап куып йөри һәм аталар». Хәзер җинаятьтә шикләнелүчеләрне тоткарлаганнар. Бу кешеләр бакча участогында ат асрау белән шөгыльләнгән.

Бакча участогында ат асраучы кешеләр һәм мәрхүм гаилә арасында татулык күптән бетә. Алар күрше хуҗалыктан сасы ис килүгә зарлана, прокуратурага да мөрәҗәгать итәләр.

Бакчачылык ширкәтендәге башка йорт хуҗалары сүзләренчә, мәрхүмнәргә моңа кадәр дә янаганнар. Фаҗигагә кадәр берничә көн алданрак, ат үрчетүче кеше хайваннарын участоктан алып киткән. Мәрхүмнәрнең йортына исә кисәк кенә ут капкан. Шуннан соң хуҗалар шәһәрдән бистәгә килеп җиткән, янгын турында акт төзи башлаганнар. Шул вакытта кабат җәнҗал чыккан. Алар йорт януда күршеләрнең гаебе бардыр дип шикләнгән.

5 декабрьдә гаиләне үтерүдә шикләнелүче өч ир-ат тоткарланды. Сорау алган вакытта алар гаебен танып күрсәтмә биргән. Алар бу җинаятьне «күршеләре йортка ут төртүдә гаепләгәч, зур җәнҗал чыкты», дип аңлата. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, мәрхүмнәрне башта атып үтергәннәр, аннары мәетләрен яндырганнар.

Әлеге җинаять эше кысаларында кулга алынган кешеләрнең икесе — 1989 һәм 1980 елда туган ир-ат лар Мәскәүдә яши, тагын берсе — 1993 елда туган ир-ат, Солнечногорск шәһәрендә яши. Бу турыда Ольга Врадийга сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте. 

Сорау алганда алар гаепләрен таныган. Мәрхүмнәрне атып үтергәннәр, аннары мәетләрен бакчачылык ширкәте читендә урнашкан ташландык йортта яндырганнар. Тентү вакытында корал табылган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100