Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Парковка өчен талашкач, бер кызның машинасын шартлатканнар

58 яшьлек ир-ат берничә ай буена үч алу планын кора.

news_top_970_100
Парковка өчен талашкач, бер кызның машинасын шартлатканнар
Илнар Төхбәтов

Пермь шәһәрендә яшәүче ир-ат шәһәр уртасында парковкада урын өчен җәнҗал чыгарган. Ул бер кыз белән талашкан һәм үч итеп, кызның машинасын шартлаткан. Хәзер бу ир-атны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда РИА Новости язды.

2019 елның 8 октябрендә Комсомол проспектындагы бер йорт каршында шартлау була. Аның тавышын биредә яшәүчеләр ишетә. Монда Nissan Qashqai автомобиленә зыян килә. Полиция хезмәткәрләре иномарканың алгы уң як тәгәрмәче астында шартлаткыч җайланма таба. Машина җимерелә, аның янында торган икенче автомобильгә дә зыян килә. Гомуми зыян суммасы 700 мең сум тәшкил итә, кешеләр имгәнми.

Җинаятьтән соң бер атна узгач, Пермьдә яшәүче ир-атны үз йорты тирәсендә тоткарлыйлар. Аның машинасында шартлаткыч җайланма, конспирация өчен файдаланган ясалма мыек һәм париклар була. Йорт ишегалдында тагын ике шартлаткыч җайланма табалар.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, әлеге җинаятькә кадәр ярты ел алданрак бу кеше парковкада урын өчен бер кыз белән талаша. Ир-ат берничә ай буена үч алу планын кора. Тикшерү вакытында ул гаебен танымый, полиция белән контактка керми.

«Пермьнең Ленин районы суды 58 яшьлек ир-атка карата җинаять эшенә нокта куйды. Ул шартлаткыч җайланмалар саклауда, шартлату юлы белән кеше милегенә зыян китерүдә гаепле дип табылды. Ул 4 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук 50 мең штраф салынды», — дип аңлатканнар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100