news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа, Дүртөйле һәм Чакмагыш районында давыл агачларны аударган, түбәләрне куптарган

Биредә уннарча шәхси йорт, мәгариф учреждениесе биналары, парк, сәүдә объектлары, торак булмаган корылмаларга зыян килгән.

news_top
Уфа, Дүртөйле һәм Чакмагыш районында давыл агачларны аударган, түбәләрне куптарган
https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Чакмагыш районында гарасат нәтиҗәләрен төзәтәләр. Район башлыгы Реканс Ямалеев социаль челтәрләрдә язганча, көчле җил район үзәгенә зур зыян китергән. Урамнардагы юлларны ауган агачлар каплаган, Тынычлык, Ирек, Коммунистлар урамнарындагы йортларда түбәләр купкан, электр үткәргеч линияләр өзелгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Шулай ук биредә уннарча шәхси йорт, мәгариф учреждениесе биналары, парк, сәүдә объектлары, торак булмаган корылмаларга зыян килгән.

Бәхеткә, кешеләр арасында имгәнүчеләр юк.

Давыл шулай ук Уфа, Дүртөйле районнарында да булган. Биредә дә түбәләр җимерелгән, электр линияләренә зыян килгән, диелә хәбәрдә.

Уфа янындагы Булгаково авылында зур супермаркет түбәсе купкан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар