Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәни баланы да кызганмаган». Сөяркәсе ташлагач, ир-ат аның биш туганын суеп чыккан

«Сарыкларны суйган кебек, барысының да муенын кискән», — ди шаһитлар.

news_top_970_100
«Нәни баланы да кызганмаган». Сөяркәсе ташлагач, ир-ат аның биш туганын суеп чыккан
https://krk.sledcom.ru

Хакасиянең Джирим авылында бер гаиләдә биш кешене суеп үтергәннәр. Урында тикшерүчеләр эшли. Биредә йорт хуҗабикәсе, аның ире, иренең абыйсы, кече улы һәм нәни оныгы һәлак булган. 18 ел төрмәдә утырган 36 яшьлек ир-ат сөяркәсе белән талашкач, коточкыч җинаять кылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Джирим туристлар арасында да популяр урын. «КП» хәбәрчесе авыл кешеләре белән аралашкан.

«Федор П. бүген биш кешене үтерде, моңа кадәр дә ул үтерү өчен хөкем ителгән иде. Күп еллар элек ул шундый җинаять кылды. Яз башында гына кайткан иде. Бөтен кеше курыкты, тик тагын үтерер дип уйламаган идек. Ул бит шулхәтле озак утырды. Нормаль иде, кибеткә килгәләде. Бар да яхшы булды. Ә бүген иртән нидер булган инде. Ул исерек килеш биш кешене суеп үтергән. Бер ир-атны бакчада тапканнар, аның муены киселгән.

Аннары ул сөяркәсенә шалтыраткан һәм аның бөтен гаиләсен үтерүен әйткән.

Авыл халкы куркып калмады, аны машина белән бәрдерделәр һәм бәйләп куйдылар, полиция килгәнче тотып тордылар. Ул үзен тотучыларга да янаган», — ди Алена.

«Федор ике хатынны үтергән өчен төрмәдә утырды. Аларның берсе йөкле булган әле. Хәзер бөтен гаиләне үтерде, алар аңа беркем түгел бит. Гади гаилә иде — ир белән хатын, аларның кече улы, онык-кызы, иренең игезәк сыңары. Ник аларга баргандыр — кем белсен. Сарыкларны суйган кебек, барысының да муенын кискән, сигез яшьлек баланы да кызганмаган.

Олы кызлары исән. Федор аңа шалтыратып әйткән. Кызның ире бар, тик алар Федор белән сөяркә булган диләр. Федор үч алгандырмы», — ди Игорь.

Авыл халкы сүзләренчә, биш кешене үтергәч, Федор П. мунчага кереп юынган. Мәетләр шунда калып торган.

«Ул чиста иде, бер тамчы кан булмады. Аны биредә яшәүчеләр машина белән бәрдереп, тоттылар һәм бәйләп куйдылар. Полиция биш минутта килеп җитмәсә, аны үтерәләр иде. Полиция килеп җиткәч, ул бөтен кешегә кычкырды, бөтен кешенең башын кисеп ату белән янады», — ди Денис.

Федор П. мәрхүмнәр гаиләсенең олы кызы белән яшертен очрашып йөргәннәр, эшкә урнашкан булган. «Ул төрмәдән чыккач, көтүче булып урнашты. Аннары күлдә эшли башлады. Бу хатын белән яшертен очрашты. Хатын әниләренә килгәндә күрешәләр иде. Бөтен кеше күреп торды инде. Хатынның әниләре инвалид, олы кешеләр. Уллары да. 8 яшьлек кызлары нормаль», — ди Елена.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, мәрхүм гаиләнең олы кызы Марина җинаятьче Федор белән аралашып йөри. Аннары алар талаша һәм Марина Абаканга китә. Туганнарын үтергәндә, Марина өйдә булмый.

«Гаиләләре зур иде. Ул моңа кадәр дә үтерде. Үтергән өчен утырды. Аларның кызы, гафу итегез, шуның белән „сөйрәлде“. Аның ире Абаканда яши, ул шунда киткән иде», — ди авылда яшәүче бер хатын. 

Аның сүзләренчә, беренче тапкыр кеше үтергәч, «ул судта елмаеп утырган».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100