Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшәүче ир-атны сыер сөзгәч, үпкәсе тишелгән

Ишегалдында ир-ат хайванга каршы торып маташкан, тик котыла алмаган.

news_top_970_100
Күрше төбәктә яшәүче ир-атны сыер сөзгәч, үпкәсе тишелгән
https://pixabay.com

Чувашиядә яшәүче ир-атка котырган сыер һөҗүм иткән. Ул бик җитди имгәнгән. Ир-атны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Марий Эл»телеканалы хәбәр итте.

Билгесез сәбәпләр аркасында, ир-ат ишегалдында йөрүче сыерның ачуын чыгарган. Шуннан соң хайван ир-атны бик каты итеп сөзеп ташлаган. Ир-ат Испаниядәге матадорлар кебек сыер белән көрәшмәкче була, аны мөгезләреннән тотып этәргә маташа. Ләкин сыер аны барыбер җиңә. 

Шуннан соң ир-атның кабыргасы сына, кулы җитди имгәнә. Аны Республика клиник хастаханәсенә салалар. Табиблар соңрак ачыклаганча, ир-атның үпкәсе дә тишелгән булып чыга. «Сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул әле тиз генә ит ашый алмаса, мөгаен», дип яза биредәге газеталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100