Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиде яшьлек кыз бассейнга егылып төшкән малайны коткарган

Самокатта йөри торган бала суга егылгач, Дарья өс киемнәрен дә салмыйча бассейнга сикерә.

news_top_970_100
Җиде яшьлек кыз бассейнга егылып төшкән малайны коткарган
https://crim.sledcom.ru

Тулада яшәүче Дарья туганнары белән Кырымга ял итәргә килгән. Ял вакытында кунакханә бассейнына биш яшьлек бала төшеп киткән. Бу малай йөзә белми. Шуннан соң җиде яшьлек Дарья бата башлаган баланы судан чыгара. Кырым буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы батыр кызны бүләкләү турында документлар әзерли. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, вакыйга 1 августта Судак шәһәре янындагы шәхси кунакханәдә була. Видеокүзәтү камерасы төшереп алган кадрларда барысы да теркәлгән. Самокатта йөрүче бала бассейнга егылып төшә. Кыз бала өс киемнәре белән суга ташлана һәм бата башлаган балага ярдәм итә.

«Кырым-спас белгечләре һәм Россия коткаручылар берлеге вәкилләре әлеге вакыйганы өйрәнә. Алар батыр кызның әти-әнисе белән элемтәгә чыга, тиешле документларны әзерли. Олыларның да барысы да мондый адымга бара алмый. Бу кызны һичшиксез бүләкләргә кирәк», — дип әйткән Кырымның гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шахов.

Тулада яшәүче 7 яшьлек Даша Павлованы 5 августта бүләкләделәр. Аңа рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар. «Россия Тикшерү комитетының Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре буенча Тикшерү идарәсендә тантаналы чара булды. Биредә 7 яшьлек Дарья Павлова бүләкләнде», дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

«Уютное авылында ял итүче Даша бассейнга төшеп киткән баланы күреп ала. Соңрак билгеле булганча, биш яшьлек Арсений йөзә белми. Даша суга сикерә һәм әтисе килеп җиткәнче баланы тотып тора. Бәхеткә, бар да яхшы тәмамланды», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100