Дүрт яшьлек малай печән төягән ат арбасы астында калып үлгән

Дүрт яшьлек малай печән төягән ат арбасы астында калып үлгән
Башкортстанның Күгәрчен районында фаҗига булган. Дүрт яшьлек малай ат арбасы астында калып үлгән. Бу турыда "Башкортстан"  телевидениесе хәбәр итте. 

"Вести" тапшыруының үз чыганагы сүзләренчә, 4 яшьлек малай печән төягән вакытта ат арбасы астына егыла. Сабый арба тәгәрмәче астында кала һәм һәлак була.

Имгәнгән баланы хастаханәгә алып киләләр. Ул биредә вафат була. Хәзер фаҗиганең ничек булганын ачыклау эшләре бара.