Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Москва слезам не верит» фильмы өчен «Оскар» иясе Владимир Меньшов вафат

Ул коронавирустан соң өзлегүләрдән үлгән.

news_top_970_100
«Москва слезам не верит» фильмы өчен «Оскар» иясе Владимир Меньшов вафат
Михаил Захаров

Танылган актер, режиссер, сценарист, продюсер Владимир Меньшов вафат. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Мосфильм» белешмәсе буенча, ул коронавирустан соң өзлегүләрдән үлгән.

«Мосфильм» киноконцерны һәм Владимир Меньшов гаиләсе бүген Владимир Валентинович вафат булуын хәбәр итә. Танылган совет һәм Россия кинорежиссёры, актёры, сценаристы, продюсеры, «Мосфильм» идарә әгъзасы коронавирус инфекциясеннән өзлегүләрдән 81 яшендә үлде», диелә хәбәрдә.

Владимир Валентинович Меньшов РСФСРның халык артисты, «Москва слезам не верит» (1981) фильмы өчен «Оскар» алды.  «Любовь и голуби», «Сказ про то, как царь Пётр арапа женил», «Ширли-мырли» һәм башка фильмнары бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100