Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер кызларны суга батудан коткарган ир-ат һәлак булган

Балалар судан чыккач, качып киткәннәр.

news_top_970_100
Үсмер кызларны суга батудан коткарган ир-ат һәлак булган
https://pixabay.com

22 июньдә Улан-Удэ шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек Дмитрий сөйгән кызы һзм абыйсы белән су буенда ял итә. Ир-атлар Селенга елгасы буена балык тотарга китә. Алар кармак салып, балык чирткәнен көткәндә, якында гына ике кыз бала су коенырга керә. 13-14 яшьлек кызлар берничә минутта ярдәм сорап кычкыра. Аларны коткарганда Дмитрий һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кызлар ярдан 15 метр ераклыкта бата башлый. «Дима кызлар янына бик тиз йөзеп барып җитә. Аларны ярга таба этеп чыгара, абыйсына кычкыра. „Тартып чыгар аларны, тартып чыгар“, ди. Абыйсы да суга сикерә, балаларга ярдәм итә. Ул Диманың күздән югалганын абайламый кала. Аннары чумып энесен эзли тотына, ләкин таба алмый», — дип сөйли туганнары Марина.

Дмитрий көчле су чоңгылына эләккән, анда агым да көчле булган. Ул кызларга ярдәм иткән, тик үзе чыгарга хәле калмаган. Аны коткара алмаганнар. 

Судан котылган үсмер кызлар исә әйберләрен тиз генә җыеп, качып киткән. Дмитрийның туганы аларга «Коткаручылар чакырыгыз», дип кычкыра. Ләкин кызлар борылып та карамый китә, аларда шок булгандыр, дип фаразлый Марина.

Коткарылган кызларны инде бер атна эзлиләр. Тикшерүчеләр бу балаларны белүчеләр булса, шалтыратырга сорый.

«Аларга бернинди дә җаваплылык янамый. Экспертиза ир-атның бәхетсезлек аркасында үлүен раслады», — дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының Бурятия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә. 

Дмитрийны шушы көннәрдә Улан-Удэда җирләгәннәр. Аны герой дип атыйлар. 

«Дима бик шәп балта остасы иде. Төзелеш белән шөгыльләнде. Бик мәрхәмәтле һәм тыныч кеше булып истә калыр. Беркемгә кычкырганы да булмады. Дима авыру әтисен һәм инвалид сеңлесен карый иде. Үз балалары булмады. Коткарылган кызлар исә элемтәгә чыгар, абыйга рәхмәт әйтер дип өметләнәм», — дип сөйләгән Марина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100