Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Давыл вакытында кешеләр йоклап яткан палаткалар, машиналар өстенә агачлар ауган

Красноярск өлкәсендә узган төндә күл буенда ял итүчеләр фаҗигагә очраган.

news_top_970_100
Давыл вакытында кешеләр йоклап яткан палаткалар, машиналар өстенә агачлар ауган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Красноярск өлкәсендә аномаль эсселек яшенле яңгырлар һәм көчле җил белән алмашкан. Биредә шәһәрләр һәм бистәләрне су баскан, кайсыбер районнарда электр уты беткән. Дзержинск районында фаҗига булган. Маслеево күле янында ял итүчеләр өстенә агачлар ауган. Бу турыда «Комсомольская правда» Красноярск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

5 июльдә төнлә белән дистәләрчә агач ауган. Алар күл буенда палаткада йоклап яткан кешеләр өстенә килеп төшкән. Наратлар машиналарны ваткан, ун палатка өстенә ауган. Бер кеше һәлак булган, биш кеше имгәнгән. Алар арасында ундүрт яшьлек үсмер дә бар.

Һәлак булган хатын — Илнаск шәһәреннән килгән Валентина. Аңа 34 яшь була, кызы ятим кала.

Егермеләп машина ватылган. Урында коткаручылар эшли.

Давыл вакытында биредә 200ләп кеше ял иткән, диелә хәбәрдә.

Фаҗигадән соң, тикшерү эшләре башланган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100