Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ширли-мырли» фильмында уйнаган танылган актер Михаил Кокшенов вафат

Кокшенов урамда барганда инсульт кичергән булган.

news_top_970_100
«Ширли-мырли» фильмында уйнаган танылган актер Михаил Кокшенов вафат
Владимир Васильев

Танылган актер Михаил Кокшенов вафат булды. Аңа 83 яшь иде. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Актерның үлеме турында Facebook челтәрендә шагыйрә Любовь Воропаева язган. «Миша Кокшенов үлде. Урыны җәннәттә булсын», — дип язган ул.

2017 ел азагында Кокшеновка инсульт булган. Ул урамда барганда хәлсезләнгән, узып баручылар ашыгыч ярдәм чакырган. Кокшенов реанимациядә яткан, аннары хәле яхшырган. 2018 елда аны хастаханәдән кайтарып җибәргәннәр. Шуннан соң ул тамашачы каршына чыкмаган инде.

Михаил Кокшенов 1936 елда Мәскәүдә туган. 130 дан артык роле бар. «Ширли-мырли», «Не может быть!», «Спортлото-82», «Самая обаятельная и привлекательная», «На Дерибасовской хорошая погода, или На Брайтон-Бич опять идут дожди» һәм башка фильмнар аша таныша. театрда рольләре бар, режиссерлык эшләре дә булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100