news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Автозаправка басарга кергән каракны кассир хатын куркыткан — видео

Көчле хатын очрагач, карак тизрәк чыгып китү җаен карый.

news_top
Автозаправка басарга кергән каракны кассир хатын куркыткан — видео

Мәскәүдә автозаправка басарга маташкан каракны полиция хезмәткәрләре тапкан. Ул кулына пыяла ватыгы тотып, касса таламакчы булган. Бу урыннан кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Видеодан күренгәнчә, карак шулкадәр дулкынланган ки, ул медицина битлеген дә кияргә оныткан. Битлек ияккә төшкән килеш калган. АЗСта эшләүче хатын кассаны ачуга, карак киштә артына керә. Алар кассир хатын белән тарткалаша башлый. Ләкин карак табышсыз китәргә мәҗбүр була.

Карак ир-ат кассир хатынны тиз генә җиңә алмый. Хатын нык каршы тора, бар көченә кычкыра, карак исә куркып кала һәм чыгып китү җаен карый. 

Бу кешене аэропортта тоталар. Хәзер аны яңа «сәяхәт» — колония көтә, җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар