Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь хатын яңа туган баласын мунчада сулы табакта батырып үтергән

Берничә көн узгач, бу хатын баласының мәетен тотып хастаханәгә килгән.

news_top_970_100
Яшь хатын яңа туган баласын мунчада сулы табакта батырып үтергән
https://pixabay.com/

Башкортстанның Балтач районара тикшерү бүлеге 26 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачкан. Тәтешле районында яшәүче бу хатын «анасы яңа туган баласын үтерү» маддәсе буенча җинаятьтә шикләнелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бу хатын 8 мартта хастаханәгә килә. Аның кулында яңа туган бала мәете була. Башта расланмаган мәгълүматлар буенча, бу хатын баласын мунчада тудырган һәм салкында калдырган дип фаразлыйлар. Имеш, берничә көннән ул үз акылына килгән һәм сабыйга ярдәм итүне сорап табибларга мөрәҗәгать иткән, ләкин соң булган. Хокук саклаучылар тикшерү эшләре башлый, судмедэкспертиза билгеләнә.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, яшь хатын йөккә уза, тик аның бала үстерәсе килми. Шуннан соң ул баладан котылырга карар кыла. 

Тикшерү версиясе буенча, ул табибларга һәм башка кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итимичә генә, март башында мунчада бала тудыра. Хатын, баласын дөньяга китергәннән соң ук, сулы табакта батыра. Берничә көн узгач, бу хатын район хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Ул баласы турында «үзе үлде» дип әйтә. Ләкин судмедэкспертиза сабыйның үз үлеме белән үлмәвен ачыклый. Нарасый туганда тере һәм яшәргә сәләтле була. Аны көч кулланып үтерүләре ачыклана.

«Әлеге хатынның җинаять кылуы турында җитәрлек дәлил тупланды. Шулар йогынтысында ул үз гаебен таныды. Хәзер тикшерүчеләр бу хатынның якыннарын сораштыра, аның яшәү шартларын өйрәнәләр, җинаятьнең сәбәпләре ачыклана», — дип аңлатканнар Башкортстан буенча Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100