news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биеклектән егылып төшкән үсмер баланың эченә урындык аягы кергән

Малайның эчке органнары бик җитди имгәнгән.

news_top
Биеклектән егылып төшкән үсмер баланың эченә урындык аягы кергән
https://pixabay.com/

Электрогорск шәһәрендә 1 апрель кичендә фаҗига була. 16 яшьлек Михаил үз-үзеңне изоляцияләү режимында яши. Үсмер буш вакытта спорт белән шөгыльләнергә җыена. Ул фатирда турник көйләп маташканда имгәнә. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Михаил урындыкка баса һәм турникны беркетмәкче була. Шул чакта ул тигезлеген югалта һәм егылып төшә. Бала шулкадәр җайсыз итеп егыла һәм урындыкның бер аягы аның эченә кереп китә.

Имгәнгән егетне хастаханәгә китерәләр.

«Ашыгыч ярдәм бригадасы балигъ булмаган баланы Электрогорск шәһәр хастаханәсенә китерде. Аның корсагы астында уң якта ертылган яра бар, ул корсак куышлыгына кадәр кергән, нечкә эчәклеге имгәнгән», — дип сөйләгән «КП» сайтының үз чыганагы.

Хәзер Михаилны табиблар дәвалый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар