Коляска өстенә түбәдән боз төшкән, 9 айлык бала авыр хәлдә ята

Урамнан барган коляска өстенә түбәдән боз йә кар төшкән.
Пермьдә 9 айлык бала белән булган коточкыч хәл турында РИА Новости язды.

Башы имгәнгән балага табиблар ярдәм иткән. Хәзерге вакытта ул бик авыр хәлдә, реанимациядә ята диелгән әлеге хәбәрдә.