Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез ел элек Арча-Әтнә юлында яшь кызны көчләргә маташкан, үтергән кеше хөкем ителде

Тоткарлаган чакта Алмаз Борһанов полиция хезмәткәрләренә каршы тора, судта гаебене танымый.

news_top_970_100
Сигез ел элек Арча-Әтнә юлында яшь кызны көчләргә маташкан, үтергән кеше хөкем ителде
Гүзәл Хөсәенова

4 мартта Татарстанның Югары суды Яңа Әтнә авылында яшәүче 32 яшьлек Алмаз Борһановка карата хөкем карары чыгарды. Аны таныш кызын көчләргә маташуда һәм үтерүдә гаепләгәннәр иде. Алмаз Борһанов судта гаебен танымый. Аны 19 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Бу вакытын ул каты режимлы колониядә уздырачак. Борһанов мәрхүмә кызның әнисенә мораль зыян өчен 1,5 млн сум компенсация түләргә тиеш була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Бу кеше «көчләргә маташу», «көчләү белән бергә үтерү» маддәләре буенча гаепле дип табылган. Әлеге эш буенча вердикт присяжныйлар карарына нигезләнеп чыгарылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең сайтында язылган.

2012 елның 7 июлендә Арча-Олы Әтнә трассасы янында 24 яшьлек кыз мәете табыла. Анда көчләү һәм буып үтерү билгеләре була. 

Борһанов җинаятен 2012 елның җәендә кыла. Ул тукталышта басып торучы таныш кызын күрә. 23 яшьлек кыз белән алар техникумда бергә укыган. Алмаз кызны утыртып алып кайтырга тәкъдим итә, кыз ризалаша. Машина салонында алар сөйләшә башлыйлар, кыз бергә укыган танышлары белән очрашуга килүен, дус кызында кунарга калуын сөйли. 

Юлда кайтышлый Борһанов кызны көчләргә маташа. Башта ул юлны үзгәртә. Кыз танышының планын аңлап алгач, машинадан сикереп төшә, ләкин тәгәрмәч астына эләгә.

Борһанов машинадан чыга, барыбер кызны көчләргә тели, кыз каршы тора. Аннары җинаятьче таныш кызын буып үтерә. Ул кыз үлгәненә инангач, аның кыйммәтле әйберләрен, телефонын, фотоаппаратын ала һәм качып китә.

Тикшерүчеләр йөздән артык кешене сораштыра, 1,3 мең ДНК үрнәге җыя. Җинаятьчене сигез елдан соң гына ачыклыйлар. Мәрхүмә кызның тырнак астындагы биологик эзләре аша 2020 елда Борһановны табалар.

Тоткарлау Борһанов өчен бер дә көтелмәгән хәл була, ул полиция хезмәткәрләренә каршы тора, берсенә йодрык белән суга, диелә бу хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100