Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда электричкага бәрелгән машинада ике кеше һәлак булган

Коткаручылар электричкада пассажирлар булмавын хәбәр иткән.

news_top_970_100
Башкортстанда электричкага бәрелгән машинада ике кеше һәлак булган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

5 март иртәсендә Башкортстанда Карламан һәм Приуралье станцияләре арасында җиңел машина электричкага бәрелгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Уфа.Онлайн» хәбәр итте.

7737 номерлы электричка пассажирларсыз гына Инзердән Стәрлетамакка бара. Иртәнге сигездә Куйбышев тимер юлының 22 нче километрында көйләнми торган кичүдә электричкага «Лада Калина» машинасы бәрелә. 

Полиция хезмәткәрләре белешмәсе буенча, машина белән идарә итүче ир-ат, салондагы олы яшьтәге хатын-кыз пассажир урында ук һәлак була. тагын бер кеше җитди имгәнә.

«Машина эчендә кысылып калган кешеләрне коткаручылар чыгара. Ягулык түгелмәгән. Авария сәбәпләре ачыклана», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Стәрлетамакның Транспорт прокуратурасы тикшерү эшләрен башлаган.

«Башинформ» агентлыгы фаҗига урыннан кадрларны күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100