Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кунактан кайтканда авариядә әнисе, улы, таныш хатын үлгән, әтисе һәм кызы имгәнгән

«Mitsubishi Outlander» машинасы юлның уң кырыенда туктап торган «КАМАЗ-М2640» машинасына бәрелә.

news_top_970_100
Кунактан кайтканда авариядә әнисе, улы, таныш хатын үлгән, әтисе һәм кызы имгәнгән
https://vk.com/stgibdd

5 гыйнварда иртәнге сигезенче ярты тирәсендә М-5 «Урал» трассасында коточкыч авария була. Мәскәүдән килә торган гаилә Ставрополь өлкәсендә һәлакәткә очрый. Фаҗигадә әнисе, 9 яшьлек улы, тагын бер хатын-кыз үлә, әтисе һәм 5 яшьлек кызы имгәнә. Бу турыда Ставрополь өлкәсе буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, «Mitsubishi Outlander» машинасы белән 1975 елда туган ир-ат идарә итә. Ул Мәскәү кешесе. М-5 «Урал» юлы буйлап Тольятти ягыннан Сызраньга таба барган чакта, йөртүче имин тизлек сайламый, идарәсен югалта. Шулай итеп «Mitsubishi Outlander» машинасы юлның уң кырыенда туктап торган «КАМАЗ-М2640» машинасына бәрелә.

«Mitsubishi Outlander» машинасында 1981 елда туган хатын-кыз, аның 2011 елда туган улы, 1985 елда туган тагын бер хатын-кыз урында ук үлә. 2015 елда туган кыз бала автокреслода була, аны һәм әтисе Тольятти хастаханәсенә алып киткәннәр. 

Авариягә очраган гаилә туганнарына кунакка барган һәм Мәскәүгә кайтып барышлары булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100