Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өстенә телевизор аугач, өч яшьлек бала үлгән

Бу вакытта әни кеше үз эшләре белән өйдән чыгып киткән булган.

news_top_970_100
Өстенә телевизор аугач, өч яшьлек бала үлгән
https://pixabay.com

Төмәндә өч яшьлек бала өстенә иске авыр телевизор ауган. Бу вакытта әни кеше үз эшләре белән беразга гына өйдән чыгып киткән булган. «Комсомольская правда» шул хакта хәбәр итте.

Әни кеше имгәнгән баласына үзе ярдәм итеп карый, тик булдыра алмый. Аннары ул ашыгыч ярдәм чакыра. Бу турыда Сәламәтлек саклау департаментында әйткәннәр.

«Табиблар реанимация ясый. Алар баланың гомерен саклап калу өчен ярты сәгать чамасы тырыша, кызганычка каршы, малай вафат була», — дигәннәр ведомствода.

Төмән буенча Тикшерү идарәсе тикшерү эшләре баруын хәбәр итә. 

«КП» белешмәсе буенча, быел Төмәндә мондый очраклар булган инде. Майда ике яшьлек бала өстенә телевизор төшкән. Аның маңгаенда һәм күз төбендә кара янган шеш барлыкка килгән, баш артында канлы яра булган. 7 минут эчендә килеп җиткән табиблар малайны хастаханәгә алып киткән. Аның башында ябык травма, корсагында ябык травма була, кабыргалары сына, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100