Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөйгән кызы янына балконнан керергә маташкан егет һәлак булган

Кыз фатирга кертмәгәч, егет тәрәзәдән өскә үрмәли.

news_top_970_100
Сөйгән кызы янына балконнан керергә маташкан егет һәлак булган
https://pixabay.com

Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә сөйгән кызы янына балконнан керергә маташкан чакта, 30 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Звездная урамында була. Егете сөйгән кызы янына килә, тик кыз аның белән аралашудан баш тарта. Шуннан соң үз дигәнен итәргә телгән «Ромео» фатирга балконнан кермәкче була. Ул өченче каттагы фатир тәрәзәсенә урам ягыннан менә башлый. Башта подъезд тәрәзәсенә ябышып, фатирның балконына ябыша. Тик ул ябышып тора алмый һәм егылып төшә.

Бу хәлне күреп торган шаһитлар ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар ир-атның башы имгәнүен ачыклый, аны хастаханәгә алып китәләр. 30 яшьлек ир-ат хастаханәдә вафат була.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100