Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Августта Уфага китте дә югалды». Дүрт бала анасын туганнары эзли

Өйдән чыгып киткән көннән бирле, бу хатынның телефоны җавап бирми.

news_top_970_100
«Августта Уфага китте дә югалды». Дүрт бала анасын туганнары эзли
https://pixabay.com

Дүрт бала анасы 38 яшьлек Рәхил Әбҗәлилова югалган. Аны туганнары эзли. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«КП-Уфа» сайтына Вадим В. мөрәҗәгать иткән. Ул Рәхил гаиләсенең дусты булуны әйтә. Аның сүзләренчә, Рәхил Оренбургта туып-үскән. Августта ул Уфага акча эшләргә дип килгән. Шуннан соң бу хатын белән элемтә өзелә. Киткән көннән үк телефоны да җавап бирми.

«Августта китте дә югалды. Кая һәм нинди эшкә киткәне тәгаен билгеле түгел. Өйдә дүрт баласы калды, аларның аның анасы карап тора. Аның анасы гына бар. Без әлегә полициягә мөрәҗәгать итмәдек, социаль челтәрләр аша үзебез тапмакчы булабыз», — ди сайт әңгәмәдәше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100