Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чувашиядә кияү белән кәләш утырган машина юл һәлакәтенә очраган

Туй кортежына чит машина килеп бәрелгән.

news_top_970_100
Чувашиядә кияү белән кәләш утырган машина юл һәлакәтенә очраган
https://pixabay.com

Чувашиянең Ибресинский районында туй машинасы авариягә очраган. Бу турыда Чувашия басмасы хәбәр итте.

3 октябрьдә көндезге өчләр тирәсендә Сосновка авылы янында Geely Emgrand һәм Lada Vesta машиналары бәрелешә. 

«Туй кортежында сигез машина бара иде. Шул чакта чит кеше машинасы колоннага килеп керде. Ул арткы яктан килеп, туй кортежындагы „Веста“ га бәрелде. „Веста“ салонында кияү белән кәләш утыра иде. Аллага шөкер, бар да исән», — дип сөйләгән басма хәбәрчесе.

Эчке эшләр министрлыгының Чувашия буенча идарәсе мәгълүматы буенча, Lada Vesta машинасында утырып баручы 30 яшьлек пассажир хатын-кызга һәм Geely Emgrand машинасы белән идарә итүче 38 яшьлек ир-атка ярдәм кирәк булган.

«Аларны хастаханәгә салу таләп ителмәде. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана», — дип сөйләгән Эчке эшләр министрлыгының Чувашия буенча идарәсенең матбугат хезмәте вәкиле Егор Алексеев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100