Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада йөк машинасына бәрелгән автобуста унлап кеше имгәнгән

Зыян күрүчеләрне вертолет белән хастаханәгә китергәннәр.

news_top_970_100
Башкалада йөк машинасына бәрелгән автобуста унлап кеше имгәнгән
Владимир Васильев

Мәскәүнең көньяк-көнбатышында пассажирлар утырган автобус «Камаз» йөк машинасына бәрелгән. Башта ун кеше имгәнүе билгеле булды, аннары аларның саны унөчкә җитте. 50 яшьлек ир-атның хәле катлаулы дип бәяләнә. Аны вертолет белән хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Боров шоссесыннан 750 нче маршрут буенча бара торган автобуста 30 кеше була. Автобус алдагы машинаны узарга чыккач, коммуналь хезмәтләр машинасына бәрелә. «Камаз» бераз сулга табарак күчәргә маташкан була.

Имгәнүчеләр арасында йөкле хатын һәм 16 яшьлек үсмер бар.

Башкала буенча транспорт департаменты авария сәбәпләренең берсе итеп юл эшләрен башкарганда иминлекне тәэмин итмәү дип атый.

Авариядән соң берничә сәгатькә юлда хәрәкәт тукталып торган. Хәзер йөк машинасы да, автобусны да башка җиргә алып киткәннәр.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, автобус шактый нык җимерелгән. Аның уң ягы яньчелгән, ишекләре өзелгән.

Авариядән соң шаһитлар беренче ярдәм күрсәткән. Имгәнгән пассажирлар юлда ятып торган, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100