Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда танылган онколог-хирург Рәфкать Таҗиев вафат

Бик күпләрнең гомерен саклап калган табибка 78 яшь иде.

news_top_970_100
Татарстанда танылган онколог-хирург Рәфкать Таҗиев вафат
Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсе

Чаллыда онколог-хирург Рәфкатъ Мингазович Таҗиев вафат булды. Ул Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә билгеле табиб, бик күпләрнең гомерен саклап калган кеше иде. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Рәфкать Таҗиев 1943 елның 1 маенда Алабуга районының Бәзәкә авылында туган.

1998 елда Россиянең Гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгының хирургия һәм онкология буенча «профессор» гыйльми исеме бирелгән. Шул ук елны Петров Фән һәм сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайланган. Аның дистәләрчә укучысы фәнни эшләр яклаган.

2004 елда Татарстанның атказанган фәнни хезмәткәре исеменә лаек булган. Бик күп мактаулы исемнәре бар.

2013 елда «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Ел табибы» исеменә лаек булды. 2013 елда Россиянең атказанган табибы исемен бирделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100