Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Борылсам, апаның башы яна»: Самара өлкәсендә тугыз кеше яна торган йортта калган

Соңгы минутларына кадәр туганнарына ярдәм иткән 42 яшьлек хатын үлгән, тагын бер туган гомере өчен табиблар көрәшә.

news_top_970_100
«Борылсам, апаның башы яна»: Самара өлкәсендә тугыз кеше яна торган йортта калган
https://pixabay.com

28 июньдә Самара өлкәсенең Большечерниговский районының Зур Дергуновка авылында тугыз кеше — биш өлкән кеше һәм дүрт бала өйдә булганда янгын чыга. Аларга котылу юлы бары тик форточка аша гына була. Башта өйдән балаларны чыгаралар. Нина Алеманова соңгы минутларына кадәр туганнарын коткарыша, өйдә ул соңгы кеше булып кала. Ләкин барысы да чыгып беткәч, Нина үзе өйдән чыгарга көч тапмый. Ул үлә. Нинага 9 июльдә 42 яшь туласы була. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

Ял көннәренә Зур Дергуновка авылындагы йортка өч кыз туган, аларның ирләре һәм балалары җыелыша. 

«Мин иртән уяндым, бишенчеләр иде, сәер шатырдаган тавыш ишеттем, тәрәзәгә карасам — веранданы ут чолгап алган», — дип искә ала Лидия. 

Йокы аралаш туганнар бәргәләнә башлый, котылу юлын эзлиләр, ләкин авыл өендәге тәрәзәләр ачылмый. Бөтен кеше балаларны коткару турында уйлый. 2 яшьтән 11 яшькә кадәрге балалар — Нина белән Ольганыкылар, алар бик курка, хәтта еламыйлар да.

Бераздан өлкәннәр бер пластик тәрәзәне таба, тик ул да ачылмый, шунда бер кечкенә форточка ачыла, балаларны форточкадан чыгаралар. «Шул чакта Ольга ишеккә таба йөгерде — бу зур хата булды. Ишекне ачуга — аңа ялкын ургылды, борылып карасам — Ольганың башы яна. Мин аның янына йөгерәм, аны сүндерәм», — дип искә ала Лидия.

Балаларны чыгарып бетергәч, тәрәзәдән өлкәннәр чыга башлый. Лидияне ире төртеп диярлек чыгара, аннары үзе чыга. Өй эчендә Оля, Нина һәм Нинаның сөйгәне кала. Ничектер Нина соңгы кеше булып кала, ул үзе урамга чыгарга көч таба алмый, һәлак була. Нинаның ике баласы ятим кала — олысы студент, кечесе мәктәптә укый. Нина да апасына кунакка улы белән килгән булган, ул улын коткарырга өлгерә. 

«Нина бик яхшы кеше иде, тыйнак, хезмәт сөючән, балалары өчен ялларсыз, отпускларсыз эшләде», — дип сөйли мәрхүмәнең туган Ольга.

Дуслары Нинаның моңсу күзләрен искә ала. Күптән түгел генә алар әниләрен җирләгән булган, озак кына сөйгән яр таба алмаган, аннары «үз кешесен» табып, фаҗига иртәсендә дә аның белән булган. 

Нинаны 30 июньдә җирләгәннәр.

Өченче туган — Ольганың тормышы өчен табиблар көрәшә. Ул янгын вакытында ишекне ачып, иң куркыныч хатасын ясый — үзе дә пешеп бетә. «Без табибларны көтеп җиткерә алмадык. Күмергә әверелә язган кешене күршеләрнең машинасына салып үзебез хастаханәгә илттек», — дип сөйли Лидия.

Ольга башта Больглушицкий үзәк район хастаханәсендә ята, аннары аны Самарадагы Пирогов исемендәге хастаханәнең пешүләр үзәгенә илтәләр.

28 июньдә янган йортта Ольга һәм аның өч баласы яшәгән. Бөтен документлар да, әйберләр дә янып беткән. 

«Булдыра алганча ярдәм итәрбез», — дигәннәр Зур Дергуновка авылы администрациясендә. Авыл халкы матди ярдәм җыя, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100