Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда дүрт тапкыр әйләнеп капланган машинадагы ике хатын-кыз үлгән

Яңгырлы көнне җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, арткы утыргычтагы хатын салоннан очып чыккан.

news_top_970_100
Башкортстанда дүрт тапкыр әйләнеп капланган машинадагы ике хатын-кыз үлгән

Башкортстанның Кушнаренко районында 2 июньдә иртәнге якта коточкыч авария була. Дмитриевка-Кушнаренко юлының 20 нче километрында җиңел машина юл кырыена төшеп китә һәм дүрт тапкыр әйләнеп каплана. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Республика буенча ЮХИДИ белешмәсе буенча, авариядә ике кеше үлә. 

Авария вакытында яңгыр явып тора. Һәлакәткә очраган «Лада Калина» белән Уфада яшәүче 46 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул борылышта юл кырыена төшә һәм дүрт тапкыр әйләнеп каплана. Йөртүче машина белән идарәсен югалткан дип фаразлана.

Йөртүче ир-ат имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. Машина салонындагы 56 һәм 39 яшьлек ике пассажир хатын-кыз җитди имгәнә. Алар урында ук үлә. Арткы утыргычтагы хатын иминлек каешен эләктермәгән булган. Машина капланганда ул салоннан очып чыккан.

Юлның бу участогында капиталь ремонт ясалган. ЮХИДИ хезмәткәрләре фаҗига сәбәпләрен ачыклый, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100