news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан уртасында авариядә "БМВ Х5" тимер өеменә әверелгән мизгел видеога эләккән

Казан уртасында авариядә "БМВ Х5" тимер өеменә әверелгән мизгел видеога эләккән

news_top
Казан уртасында авариядә "БМВ Х5" тимер өеменә әверелгән мизгел видеога эләккән
2 июньдә Казанның Сул Болак урамында "БМВ Х5" автомобиле коточкыч авариягә очраган. Мәскәү номерлары куелган иномарка коймага килеп бәрелгән мизгел видеога эләккән. Бу кадрларны "Татар-информ" агентлыгы күрсәтте.

   

Социаль челтәрләрдә чыккан кадрлардан күренгәнчә, Сул Болак һәм Чернышевский урамнары чатына җиткәч, иномарка юл читендәге коймага килеп керә һәм шуннан соң баганага бәрелә. Җимерелгән машинадан бер ир-ат чыга һәм урыннан китеп бара.

   

Соңрак билгеле булганча, полиция хезмәткәрләре машина йөртүче белән элемтәгә чыга. Ул якын арада ЮХИДИ инспекторлары янына киләчәген ышандыра.  

"Машина йөртүче авария урынын ташлап китте. Автоинспекторлар аның белән элемтәгә чыкты. Ул хәзер еракта булуын, иртәгә үк үзе инспекторлар янына киләчәген әйтте", - дип сөйләгәннәр полициядә. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар