Әлшәй районында юлга йөгереп чыккан ат аркасында сабый бала һәлак булган | intertat.tatar

Әлшәй районында юлга йөгереп чыккан ат аркасында сабый бала һәлак булган

Машина салонында ир-ат, аның ике яшьлек улы һәм биш яшьлек кызы була.

Башкортстанның Әлшәй районында ат катнашындагы юл һәлакәтендә ике яшьлек малай үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, 3 майга каршы төндә Чишмә-Кыргыз-Миякә юлында авария була. 

«Мәскәү өлкәсендә яшәүче 31 яшьлек ир-ат KIA Optima машинасы белән идарә итә һәм атка бәрелә. Авариядә автомобиль шактый җимерелә. Аның алгы өлеше ватыла, түбәсе яньчелә. Авария вакытында машина салонында ир-атның ике яшьлек улы һәм биш яшьлек кызы була. Малай урында ук үлә. Машина йөртүченең үзенә дә табиблар ярдәме кирәк була. Аның сүзләренчә, ат юлга кисәк кенә йөгереп чыккан. Авариядән соң ат та үлгән», диелә хәбәрдә.