Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

11 яшьлек кыз тәрбиягә алынган гаиләдәге 14 яшьлек абыйсыннан балага узган

Воронеж өлкәсендә опека органы хезмәткәренә карата җинаять эше ачканнар.

news_top_970_100
11 яшьлек кыз тәрбиягә алынган гаиләдәге 14 яшьлек абыйсыннан балага узган
https://pixabay.com/

Россия Тикшерү комитетының Воронеж өлкәсе буенча тикшерү идарәсе Эртиль районының опека һәм попечительлек органында эшләүче баш белгечкә карата җинаять эше ачкан. Түрә хатын тәрбиягә алынган кыз баланың яшәү шартлары турында ялган белешмә төзегән. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

Рәсми мәгълүматтан күренгәнчә, түрә хатын берни дә ачыкламаган килеш, бала яши торган шартларны тикшерү турында акт төзи. Ягъни бу — фиктив документ була. Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, нәкъ менә шушы хәл балага карата законсыз гамәлләр кылу өчен шартлар тудыра.

«Комсомольская правда» мәгълүматы буенча, законсыз гамәлләр дигәндә түбәндәгеләр күз алдында тотыла. Бу гаиләдә тәрбиягә алынган сигез бала яши. Аларны шулкадәр «яхшы» итеп тикшереп торалар ки — нәтиҗәдә 11 яшьлек кыз бала 14 яшьлек абыйсыннан балага уза. Бу кыз баласын тудырачак, чөнки авырны төшертер сроклар инде узган.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, фактта сигез бала үзләренчә көн күрә. Аларны тәрбиягә алган хатын пособие алырга гына ярата. Ләкин опека хезмәткәре бу хәлгә артык игътибар итеп тормый. Төбәк буенча Тикшерү идарәсендә бу мәгълүмат турында комментарий бирмиләр. 

Опеканың баш белгеченә карата җинаять эше ачылган. «Битарафлык» маддәсе буенча гаепләнгән очракта аңа 120 мең сум штраф салулары яки өч айга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Шулай ук вазифаи ялган өчен 80 мең сумга кадәр штраф яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100