news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хатыны белән талашканнан соң, бер ир сигез айлык кызына пычак кадаган

Хатыны белән талашканнан соң, бер ир сигез айлык кызына пычак кадаган

news_top
Хатыны белән талашканнан соң, бер ир сигез айлык кызына пычак кадаган
2 майга каршы төндә Cтаврополь өлкәсенең Грачевский районындагы Бешпагир авылында 43 яшьлек ир-ат үз баласын үтерә. Ул башта хатыны белән талаш чыгара. Шул вакытта пычакка ябыша. Ачудан котырган ир-ат 8 айлык кызының муенына берничә тапкыр пычак кадый. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ставрополь өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

8 айлык сабый урында ук һәлак була. Үз баласын үтергәнен аңлап алган ир-ат үз-үзенә кул салмакчы була. Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый һәм хастаханәгә китерәләр. 

Тикшерүчеләр фаҗига урынын тикшергән һәм үтерү коралы булган пычакны тапкан.

Хәзер бу кешене суд көтә. Баласын үтергән атаны "нәни баланы үтерү" маддәсе буенча гаеплиләр. Аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар