Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина барган вакытта күпер ишелеп төшкән мизгел видеога эләккән

Башка машиналар яртылаш җимерелгән күпер өстеннән баруларын дәвам иткән.

news_top_970_100

Приморье өлкәсендә бер күпер ишелгән. Бу вакытта күпер өстеннән бер машина бара торган булган. Әлеге кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Күперне узган гасырның алтмышынчы елларында төзегәннәр. Ул аварияле дип танылган һәм аннан зур йөк машиналары йөрү тыелган. Ләкин бер шофер тәвәкәлләп тузган күпер өстенә кергән. Йөк машинасы күпердән чыгып киткән, ә аның артыннан бара торган җиңел машина чыгарга өлгермәгән. Нәкъ шул мизгелдә күпер ишелеп төшкән.

Бәхеткә, җиңел машина йөртүчесе җитди имгәнмәгән.

Инде яртылаш җимерек күпердә йөрү бик куркыныч булса да, башка машина йөртүчеләр туктап калмый. Алар күпернең ишелми калган өлешеннән узып чыгуларын дәвам итә.

Хәзер исә күпер буйлап хәрәкәт тулысынча ябылган. Машиналар әйләнгеч юлдан китәргә мәҗбүр, диелә бу хәбәрдә.

«Вести» каналы күрсәткән кадрларны җимерелгән күпердә калган Toyota Prius машинасының видеорегистраторы төшергән. Анда йөк машинасы узып китү күренә. Иномарка арттан бара һәм бер мизгелдә күпердән төшеп китә. Йөртүченең «ах» дип кычкырганы гына ишетелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100