Башкалада бер ир-ат кибет сакчысының кулын чабып өзә язган

Әлеге җинаятьне күзәтү камерасы төшереп торган.

Мәскәүнең төньягында бер супермаркетта сак хезмәткәренең кулын зур пычак — мачете белән чабып өзә язганнар. Бу хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

1 апрельдә «Магнит» кибетенең сак хезмәте вәкиле бер сатып алучыны туктата һәм торып торырга куша. 

Кадрлардан күренгәнчә, сакчы сатып алучыдан сумкасын ачып күрсәтүне сорый. Ләкин сатып алучы баш тарта һәм ишеккә таба китә башлый. Сакчы аны туктатырга маташа. Шул чакта сатып алучы ир-ат сумкасыннан зур пычак чыгара һәм сакчының кулына берничә тапкыр суга. Аннары бу ир-ат качып китә.

Расланмаган белешмә буенча, сатып алучы бер банка кофе урлаган.

Имгәнгән сакчыны хастаханәгә салганнар.

Соңрак «Московский комсомолец» сайты һөҗүм итүченең 23 яшьлек Александр булуын язды. Бу егет сукбайлык итә икән, подъездларда кунып йөри. Аны берничә сәгатьтән тоткарлыйлар. Ул полиция хезмәткәрләренә дә һөҗүм итмәкче була. Аннары тынычлана. Кибет сакчысына ташланганда исерек булуын, ашыйсы килүен сөйли. 

Александрның әти-әнисе Мәскәү өлкәсендә яши, әтисе автомобильләр төзәтә торган остаханәдә эшли. Әти кеше улын кулдан ычкындырган, хәзер берни дә эшли алмый. Әлеге ир-атның беренче гаиләсендә туган олы баласы бар. Бу улы өйләнгән, дүрт бала тәрбияли, гаиләсе дә яхшы, диелә бу хәбәрдә.