news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдән качкан 14 һәм 15 яшьлек Казан кызларын Саратовта тапканнар

Казанда 14 һәм 15 яшьлек ике кыз, документларын һәм акча алып, өйдән чыгып киткән булган.

news_top
Өйдән качкан 14 һәм 15 яшьлек Казан кызларын Саратовта тапканнар
Алар әти-әниләренә берни дә әйтмичә, очраклы машинага утырып киткән. Балалар телефон шалтыратуларына да җавап бирмәгән.

Саратов полициясе бу балаларны күреп алган һәм Татарстанга хәбәр иткән.

Туганнары килеп алганчы, балаларны реабилитация үзәгенә урнаштырып торганнар, дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының Транспорт буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар