Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда тотылган маньяк ун ел элек Тирән күлдә 17 яшьлек кызны үтергән дип шикләнәләр

Хатын-кызларны үтерүдә һәм көчләүдә шикләнелүче ир-ат «Охрана Росгвардии» оешмасында эшләгән, эштә бары уңай яктан гына сыйфатлана, гаиләсе юк, әнисе белән генә яши.

news_top_970_100

Казанда хатын-кызларны көчләү һәм үтерүдә шикләнеп тоткарланган маньяк 2011 елда Тирән күл буенда мәете табылган 17 яшьлек Даша Максимованы үтергән дип шикләнәләр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Август аенда Тирән күл буенда үсмер кызны вәхшиләрчә үтерәләр. Ул яр буенда ялгызы кызынып ята, аннары дусларына шалтырата һәм үзен каршы алуларын сорый. Иптәшләре килеп җиткәндә кыз инде үле була. Җинаятьче аны чишендергән, чәчләре һәм бите канга баткан.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, хатын-кызларны көчләү һәм үтерүдә шикләнеп тоткарланган ир-ат эшендә хәзерге вакытта алты эпизод бар. Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, эпизодлар саны артачак.

Даша Максимованы үтергәнче өч ай алдан шул ук урманда 22 яшьлек Инна исемле кыз югала. Ул да күл буенда ялгызы кызынып ята. Аннары туганнары Иннаны дүрт көн эзли. Кызны узып баручылар куаклар арасыннан таба. Инна аңсыз була.

2013 елның июлендә җинаятьче 36 яшьлек хатынга һөҗүм итә. Ул күл буена йога белән шөгыльләнергә бара, җинаятьче аның корсагына пычак кадый, хатын могҗиза белән генә исән кала.

2014 елның 14 июнендә җинаятьче 18 яшьлек спортчы кызга һөҗүм итә. Кыз иртән йөгерергә чыккан, колагында наушник булгач, ул янына кеше килгәнен абайламый кала. Җинаятьче аның аркасына төртә, егылгач, кыйный. Кыз көч-хәл белән качып котыла.

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, 2012 елдан бирле бу ир-ат «Охрана Росгвардии» оешмасында Казан заводларының берсендә сак хезмәтендә эшли. Ул моңа кадәр хөкем ителмәгән. Психологик тестларны уңышлы тапшырган, рәсми рәвештә корал йөртү хокукы алган. Эштә бары тик уңай яктан сыйфатлана. Гаиләсе юк, әнисе белән яши. Ул үзен җинаятьләрдә шикләнүләрен белеп алгач, 17 февральдә эштән киткән.

Даша Максимова үлеменнән соң 11 ел узгач, криминалистлар яңа тикшеренү ысулларын кулланып, дәлилләрдә шушы ир-атның эзләрен тапкан. Аны башка җинаятьтә шикләнеп тикшерә башлаган булганнар. Экспертиза күрсәткәнчә, ДНК тулысынча туры килгән, диелә бу хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100