Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башта әтисе дип уйладылар» - Үсмер малай гаиләсен балта белән чабып үтерүен сөйләгән

16 яшьлек үсмер иртәнге якта әнисен, аннары әтисен, шуннан соң 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән. Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар.

news_top_970_100
«Башта әтисе дип уйладылар» - Үсмер малай гаиләсен балта белән чабып үтерүен сөйләгән
https://perm.sledcom.ru

1 мартта Пермь өлкәсенең Октябрьский бистәсендә 1980 елда туган ирне, аның 1979 елда туган хатынын, аларның 2008 елда туган кызын вәхшиләрчә үтергәннәр. 16 яшьлек Вадим исемле үсмер малай туганнарын ничек итеп үтерүен тикшерүчеләргә сөйләгән. Аннан сорау алган кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Өлкә буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, тоткарланган үсмер гаебен танып күрсәтмә бирә. Ул гаиләдә низаг булуын, шуның аркасында «психологик травма алуын» һәм өч кешене үтерүен сөйли.

Җинаятьче үсмер сүзләренчә, башта ул анасын үтерә. Ул әнисенә иртәнге биш тирәсендә һөҗүм итә. Ярты сәгатьтән ул әтисен үтерә. «Аннары алтыдан җидегә кадәрге вакыт эчендә унике яшьлек сеңлемне үтердем», — ди бу малай.

Балта белән чабылган мәетләрне икенче көнне табалар.

Башта әлеге җинаятьне гаилә башлыгы — әтиләре кылган дип уйлыйлар. Ир-атның бите һәм башы бик нык яраланган булу сәбәпле, аның шәхесен тиз генә ачыклый алмаганнар.

Башта тикшерүчеләр ир белән хатын талашкан, аннары балта алып хатынын да, кызын да үтергән дип фаразлыйлар. Корбаннарның бите бик нык яраланган була, ир-ат мәете янында мәктәп рюкзагы да ята. Шуңа күрә җинаятьне әти кеше кылган дигән фикер туа. Чынлыкта исә җинаятьче үсмер малай булып чыга.

Гаиләсен үтергәч, үсмер таксига утырып Свердловск өлкәсенә китеп бара. Ул берничә тапкыр телефоннан интернетка чыга. Хокук саклаучылар 175 кешене - үсмернең сыйныфташларын, туганнарын, танышларын сораштыралар. Видеокүзәтү камерасы язмаларын, телефоннан сөйләшүләрен, компьютерындагы мәгълүматны тикшерәләр. Хокук саклаучылар үсмерне икенче көнне Свердловск өлкәсендә тоткарлый, диелә бу хәбәрдә.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100